Җитәкчеләр Казанда мобилизацияләнгән чүпрәлеләр белән очрашты

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

   Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация Казанда мобилизацияләнгән чүпрәлеләр белән очрашуда булды.

   - Кичә полигоннарда хәрби әзерлек узучы егетләребез белән очраштык. Алар көндәлек тактик дәресләре, яшәү шартлары, көнкүрешләре турында сөйләделәр, хәрби укуларының тулы куәтенә баруын билгеләделәр. Хәрбиләрнең кәефе күтәренке, шат. Әлбәттә, күчтәнәчләр тапшырдык. Якшәмбе көнне туганнарның килүе оештырылачак", - дип сөйли Марат Ринатович.

   Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районыннан РФ Кораллы көчләренә шәхси мобилизацияләү кысаларында 120гә якын ир-ат китте. Егетләрнең икенче төркеме Казанда хәрби өйрәнүләр уза, ә беренче төркем хәрби частьләргә юл тоткан иде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International