Татарстанда 2022 елның 14 ноябреннән 25 ноябренә кадәр такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча кайнар линия эшлиячәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре республика халкына транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Кызыксындырган барлык сораулар буенча Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең территориаль бүлегенә Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында 8 800 555 49 43 номеры, шулай ук 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2-52-59 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.