Метеорологлар фаразлавынча, иртәгә, 15 ноябрьдә, көндез Татарстанда урыны белән кыска вакытлы буран, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава шартларында төп иминлек чаралары турында кабат искә төшерә.
Көчле буран вакытында өйдән бик кирәк очракта гына чыгыгыз һәм ялгыз йөрмәгез. Машина белән барган чакта һава торышы начарланса, юлда туктагыз, берничә тапкыр кычкыртып, хәвеф сигналы бирегез, капотны күтәрегез һәм антеннага ачык төстәге тукыма элегез, шуннан соң ярдәм көтегез.
Торак пункттан читтә адашсагыз - беренче очраган йортка керегез һәм буран беткәнен шунда көтәргә тырышыгыз.
Ерак юлга чыгар алдыннан машина йөртүчеләргә үз автомобильләренең техник торышын, шулай ук насос, буксир тросы, баллон ачкычы, домкрат һәм авария комплекты (телефон өчен зарядка, җылы әйберләр, кар чистарту өчен щетка, кечкенә көрәк, фонарь белән батарейкалар, аптечка, ризык, балта, зажигалка һ.б) булуын тикшерергә кирәк.
Көчле җил булганда да өйдән чыгарга киңәш ителми. Бинада тәрәзәләрне һәм ишекләрне яхшы итеп ябарга кирәк. Урамда реклама тактасы, элмә такта, юл билгесе һәм электр тапшыру линиясеннән ераграк торыгыз. Машиналарны зур агачлар янында калдырмагыз.
Юлларда бозлавык булса, машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга һәм кинәт тормозга басмаска - тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Җәяүлеләргә шулай ук урамда саграк булырга кирәк: машиналар сезне үткәреп җибәрү өчен туктагач кына юлны зебра аша чыгарга була. Юл аша йөгереп чыкмагыз.
Бәла-каза килеп чыккан очракта ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына мөрәҗәгать итегез. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.