Чүпрәледә бадминтон федерациясе кубогына бадминтон буенча турнир узды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

   "Чемпион" спорт комплексында Чүпрәле районы бадминтон федерациясе кубогына 16+ һәм аннан олыраклар арасында ачык турнир узды. Ярышлар катнаш парлы категорияләрдә уздырылды. Бу көнне Чүпрәле районы һәм Ульяновск өлкәсенең иң көчле спортчылары уйнады бадминтонны.

   Катнаш парлы разрядта (хатын-кыз һәм ир-ат) 1 урынны Анна Антипова һәм Владислав Коннов, 2 урынны Алена Дерябина һәм Сергей Салин, 3 урынны - Джесави Чари һәм Елена Каленик, Кирилл Харитонов һәм Айгөл Яфизова алды.
   Хатын-кызлар арасында парлы разрядта 1 урын – Арина Трошкина һәм Анна Антипова, 2 урын – Алена Дерябина һәм Еатерина Яхина, 3 урын - Айгөл Яфизова һәм Мария Шәкүрова, Юлия Фролова һәм Надежда Назаровага бирелде.
   Ир-атлар арасында парлы разрядта 1 урынны Сергей Салин һәм Никита Гарибов, 2 урынны – Владислав Коннов һәм Кирилл Харитонов, 3 урынны - Арман Азед һәм Артем Колганов, Валерий Юманов һәм Сингх Раджеш Кумар яулады.
   Барлык призерлар да район бадминтон федерациясе кубоклары һәм дипломнары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International