Район мәдәният йортында 2022 елның көзге чакырылыш кампаниясенә багышланган "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне" дигән чара узды.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов егетләрне сәламләп, изге теләкләр теләде.
Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин армиягә чакырылучыларны Украинада махсус операциядә катнашу өчен җибәрмәячәген искәртте. Ул Ногинск шәһәренең шефлык итү бүлегендә хезмәт итү турында сөйләде, быел да ул частька озату планлаштырылуын билгеләп үтте.
Егетләргә котлау сүзләре рухани вәкилләреннән, ата-аналар исеменнән, шулай ук иҗтимагый сугыш хәрәкәтләре оешмаларыннан да әйтелде.