Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде!

2022 елның 12 ноябре, шимбә

   Синоптиклар фаразлавынча, 12 ноябрьдә кич, шулай ук 13 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә. Республикада тизлеге секундына 17-22 метрга, урыны белән 25 метрга кадәрле көчле җил көтелә. Көчле яңгыр булуы да ихтимал.

   Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республикада яшәүчеләрне начар һава шартлары куркынычы турында кисәтәләр. Көчле җил вакытында өйдән чыкмаска киңәш ителә. Урамда булган очракта электр үткәргечләр астында, биек йорт, агачлар янында һәм билбордлар астында тормаска кирәк.

   Җепшек кар яуган вакытта йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлда иминлек тизлеген сакларга, көтелмәгән маневрлардан тыелырга киңәш ителә.

   Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International