Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада яшәүчеләрне бу ялларда һәм киләсе эш атнасы башында һава торышы начарлануы турында кисәтте. Фаразлар буенча, шимбә һәм якшәмбе яңгыр явачак, ә дүшәмбе кар көтелә.
Бүген Казанда вакыты белән яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, иртән һәм көндез урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы +6..+8 градус көтелә.
Иртәгә, 13 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы, яңгыр фаразлана. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 24 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус көтелә.
Дүшәмбе, 14 ноябрьдә, яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Көндез урыны белән кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыш, төньяктан 16-21 метрга кадәр. Һава температурасы +3..-2 градус көтелә, юлларда бозлавык һәм кар боткасы булырга мөмкин.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!