Чүпрәле районы хезмәт ветераны Ольга Поселенцева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 11 ноябре, җомга

Чүпрәле районының Чуаш Бизнәсе авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Поселенцева Ольга Трофимовна 90 яшьлеген билгеләп үтте.

   Ольга Трофимовна Чуаш Бизнәсе авылында туып-үскән. Сугыш елларында, яшь булуына карамастан, өлкәннәр белән беррәттән кырда эшли, әнисенә ярдәм итә. Аннары Молотов урманнарына эшкә җибәрелә. 

   Ольга Трофимовна үзенең авылдашы Григорий Васильевичка кияүгә чыга. Алар гаиләдә алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ире Григорий Васильевич бик яхшы балта остасы була, колхозда эшли. Кызганычка каршы, ул дөньядан берничә ел элек киткән. Ул ике улын да җирләргә туры килә Оля апага. Кызлары Зинаида һәм Лидия Ульяновск шәһәрендә яшиләр, ә Надежда авылда яши.    Юбилярның бүгенге көндә 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Ольга Трофимовна улы һәм килене белән яши. 

   Ольга Трофимовнаны котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Аксу авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Степан Унисков килде. Кунаклар район башлыгы исеменнән котлау хаты һәм бүләк, чәчәкләр тапшырып, озын гомер теләделәр, 95 яшьлек туган көненә дә килергә вәгъдә бирделәр. Ольга Трофимовна күрсәткән игътибарлары һәм теләкләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International