Чүпрәледә район Советының 22 нче утырышы узды

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

   Бүген, 2022 елның 10 ноябрендә, дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы узды. 

  Чираттагы утырышның көн тәртибенә кертелгән төбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы карар проекты хакында.
2) «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» гы карар проекты хакында.
3) "Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең даими нигездә муниципаль вазыйфаны биләүче затларга, контроль-хисап органы рәисе, вазыйфа окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында" Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 30.03.2018 № 26/1 карарына үзгәрешләр кертү хакында;
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.
5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Зур Чынлы авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
6) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Кече Чынлы авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
7) Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча Чүпрәле муниципаль районы Советының даими комиссиясе составын үзгәртү турында.
8) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы депутаты Аттин Д.Л. вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
9) Чүпрәле муниципаль районы Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе составын үзгәртү турында.
10) Төрлеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International