Чүпрәле районыннан мобилизацияләнүчеләр актив рәвештә өйләнешәләр

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

   Никахны теркәү зур тантанасыз уза. Яшь парлар киемнәр турында да озак уйлап тормыйлар: кәләшләр гади күлмәкләрдән , ә кияүләр хәрби киемнәрдә килә. Чүпрәле районыннан мобилизацияләнүчеләр актив рәвештә өйләнешәләр.

   Бүген, 10 ноябрьдә, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Ирина Петрянкина һәм Владимир Карусевның  никахы теркәлде. 

    Владимир Карусев агымдагы елның 23 октябрендә мобилизацияләнде һәм бүгенге көндә Казан-Экспода хәрби әзерлек уза. Никахлашканнан соң, аңа кичкә кадәр шунда әйләнеп кайтырга һәм өйрәнүләрен дәвам итәргә туры киләчәк.
   Ирина һәм Владимир Шомыршыда  танышалар. «Шомыршыда бер кибеткә кердем, ә прилавка артында сатучы кыз - ул иде.  Беренче күрүдә үк гашыйк булдым, дип юкка әйтмиләр, шулай булды да. Аннан соң без гражданлык никахы белән яшәдек, Иринаның ике баласын тәрбияләдек, миңа алар үземнеке кебек якыннар. Ниһаять, үз мөнәсәбәтләребезне законлаштырырга булдык", - дип билгеләп үтте кияү кеше.
   Яңа өйләнешүчеләрне Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов, Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев котладылар. Җитәкчеләр яшьләргә бәхет һәм сәламәтлек теләделәр. Данис Сатдинов бүләккә чәй сервисы тапшырганда, Владимир кайткач, түгәрәк өстәл артында җыелышырга насыйп булсын, диде.  
Владимир Алешкин-Саплык авылында туып-үскән, ә аның сөйгәне  Матак авылыннан. Сүз уңаеннан, Владимир Иринаның бертуганы белән бергә мобилизацияләнгән. Бүген алар икесе дә Казан-Экспода.
Мобилизацияләнгән чүпрәлеләр Казанда да язылалар. Ульяновскидан  Екатерина сөйгәне янына Казанга җыелма пунктка килә, аннан алар никахларын теркиләр.
   Андрей Волков һәм Екатерина Смурова бер ел элек Ульяновск шәһәрендә танышалар. Андрей Кече Аксу авылында туып-үскән, Екатерина Ульяновск шәһәреннән. Мобилизациягә кадәр алар ярты ел гражданлык никахында яшәгәннәр һәм Еатеринаның кызын тәрбияләгәннәр. Шулай ук якын арада үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга уйлаганнар. Ә 27 октябрьдә Андрей мобилизацияләнә. Шуңа да карамастан, 2022 елның 8 ноябрендә яшьләр Казандагы ЗАГСта мөнәсәбәтләрен законлаштыра алганнар.

   Чүпрәле районыннан өлешчә мобилизация башланганнан бирле барлыгы 4 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды. Кияүләрнең өчесе - Алешкин-Саплык авыл җирлегеннән.
   Чүпрәле районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова өлешчә мобилизацияләнә башлагач, ЗАГСларның яңа эш режимына күчүен билгеләп үтте. Хәзер мобилизацияләнүчеләрнең никахларын ЗАГСка мөрәҗәгать итү көнендә үк теркиләр. Өстәвенә, никахлашу өчен ЗАГС бүлеген прописка буенча гына түгел, үз теләкләре белән дә сайлый алалар. Бары тик кияү белән кәләшнең үзләре белән паспортлары, шулай ук, кияүнең мобилизация фактын раслаучы документы булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International