2021 елда 5 млн сумнан артык табыш алган татарстанлылар 2022 елның 1 декабренә кадәр өсәмә салым түләргә тиеш

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

   Салым хәбәрнамәләре буенча, милек салымнарыннан тыш, гражданнар физик затлар кеременә салымны (алга таба – НДФЛ) НДФЛ суммасы салым агенты тарафыннан тотылмаган очракларда, шулай ук казинода һәм уеннардан кергән керемнәр буенча түли.

  Хезмәткәр кеременең ел дәвамында 5 млн сумнан арткан өлешенә НДФЛ ставкасы 15 процентны тәшкил итә.
   Әгәр гражданин ел дәвамында төрле чыганаклардан тулаем 5 млн сумнан артык керем алса, салым органы үзе югары ставка буенча исәпли». Салым органы югары ставка буенча исәпләгән сумма салым турындагы белешмәдә күренәчәк.

  Түләү срокларына килгәндә, 2021 елгы керем өчен салымны 2022 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International