10-11 сыйныф укучылары өчен сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәкара (сайлап алу) этабы узды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге тарафыннан уздырыла.
Олимпиадада Матак урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Жанна Сурская (җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Г.И. Мәхмүтова) олимпиада призеры исеменә лаек булды.