20 октябрьдә район мәдәният йортында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов җитәкчелегендә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча район үзәге ветераннары белән очрашу булды.
Чарада Чүпрәле районы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Зөлфия Йосыпова, «Забота» халыкны социаль яклау үзәге директоры Илгизәр Вафин, Иске Чүпрәле авыл җирлеге белгечләре, табиб, сырхауханә мөдире Надир Таһиров, Яңа һәм Иске Чүпрәле авылы дин әһелләре, районның ветераннар хәрәкәте җитәкчеләре һәм активы катнашты.
Айрат Залялов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне бушлай диспансерлаштыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләре буенча бу эш тәмамланган, район үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр диспансерлаштыру эшен төгәлләргә калган. Район үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк 500 ветеран яши. Аларның кайберләре диспансерлаштыруны үтәргә өлгергән инде. Бүгенге көндә килешенгән график буенча калган 305 кешегә диспансеризация үткәрү эшен оештырырга кирәк булачак. Район үзәгенең 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр диспансерлаштыру эше киләсе атнаның дүшәмбесеннән, ягъни 24 октябрьдән башлап оештырылачак. Район үзәгендәге һәр урамның өлкән яшьтәгеләре график буенча диспансерлаштыру узачаклар. Бу көнне махсус техника - өлкәннәрне хастаханәгә китерү өчен LADA Largus машинасы аларны иртә белән үз урамнарында көтеп торачак. Ә диспансерлаштыру тәмамлагач, шул ук автомобиль аларны кире өенә алып кайтачак.
Эш сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә башкарыла, аның төп бурычы - 65 яшьтән узган һәр гражданны тикшерү. Сәфәр вакытында өлкәннәрне социаль хезмәткәрләр озата бара, хастаханәдә аларны шәфкать туташы каршы ала. Диспансерлаштыру бушлай үткәрелә. Надир Таһиров билгеләп үткәнчә, өлкәннәр табибка чиратсыз эләгә ала.