Чүпрәледә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең II (зона) этабы узды

2022 елның 7 октябре, җомга

   2022 елның 6 октябрендә Иске Чүпрәле авылында 2022 елда Татарстан Республикасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең II (зона) этабы узды. Фестивальдә Апас, Кайбыч, Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнары командалары катнашты.

   Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Җәләлов Айрат Фиркат улы Чүпрәле районы башлыгы исеменнән чарада катнашучыларны сәламләде һәм Чүпрәле командасыннан 4 катнашучыга ГТО физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләрен тапшырды.

  Фестиваль нәтиҗәләре буенча, актив катнашкан өчен Апас районы командасы бүләкләнде, 3 нче урын Кайбыч районы командасына бирелде. Икенче урынны Тәтеш районы командасы алды. Ә Чүпрәле районы командасы җиңүче булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International