2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт)Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Марина Патяшинага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.