Чүпрәле районы фермерлары кече хуҗалыкларны үстерү буенча грант ярдәме алдылар

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

   «Агроволга 2022» күргәзмәсе кысаларында хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү буенча республика грант программаларында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды.

   Сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды. Җиңүчеләр арасында Чүпрәле районы фермерлары да бар.

   Грант ярдәме сертификатын Динар Низамов, Алмаз Низамов һәм Марс Хәйретдинов алды.

   Котлыйбыз!

   «Агроволга 2022» агросәнәгать күргәзмәсе дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International