22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

   81 ел элек, 22 июнь таңында, фашист илбасарлары илебезне басып алу максаты белән сугыш башлаган иде. Әлеге сугышта Советлар Союзы 27 миллионнан артык кешесен югалтты. 1418 көн һәм төн барган канкоеш күп гаиләләргә ачы хәсрәт, авырлыклар, ятимлек китерде. Ил тарихындагы бу кайгылы вакыйга, билгеле, чүпрәлеләрне дә читләтеп узмаган. Безнең яклардан Бөек Ватан сугышына 14 меңнән артык кеше алынган, күпләре аларның үз теләкләре белән фронтка киткән. Шуларның 8000гә якыны яу кырында мәңгелеккә ятып калган.

   22 июнь – Хәтер һәм матәм көне. Бу көнне илнең барлык почмакларында да матәм чаралары оештырыла.

   Чүпрәлеләр дә җитәкчелек тарафыннан оештырылган митингка чыктылар, мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре салдылар, Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

   Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов:

  - Сигез дистә елдан артык вакыт узса да, бу көн халкыбыз хәтерендә мәңге онытылмас хатирә булып яши һәм киләчәктә дә яшәр. 1418 көн һәм төн барган сугыш тулы бер буынның тормышын җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, күтәрә алмаслык авыр хезмәттә газаплады. Миллионнарча гаиләләргә кара кайгы өстәп, аналарны – газиз балаларсыз, хатыннарны –тол, сабыйларны – ятим, илне асыл улларсыз, каһарман кызларсыз калдырды. Без, сугыш күрмәгән буын вәкилләренең дә, ул кешеләрне, ул көннәрне онытырга хакы юк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International