Бүген, 25 февраль көнне Чүпрәле районы Башкарма комитетында яшь гаиләгә торак урыны алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшырылды. Иске Чүпрәледән Яфизовлар гаиләсе торак шартларын яхшыртуга 1 миллион сумнан артык акча алды. 1 миллион сумнан артык сертификатны район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Айгөл һәм Халит Яфизовлар 2019 елда өгаилә коралар, 2020 елда Айсылу исемле кызлары туа. Халит Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтендә, ә хатыны район хакимиятендә эшли. Хәзерге вакытта Айгөл декрет ялында булса да, якын арада эшкә чыгарга планлаштыра.
– Бүген без беренче таныклыкны тапшырабыз. Чыннан да, программа бик яхшы, бүгенге көндә яшьләрнең гаиләләрен тәэмин итү, балаларны уңайлы шартларда тәрбияләү бик мөһим, – дип, билгеләп үтте Марат Гафаров.
Яфизовлар әйтүенчә, Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашу өчен документларны алар 2021 елда тапшырган.
– Без торак сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Монда безгә төбәгебездә эшләп килүче барлык программалар турында сөйләделәр, документлар исемлеген бирделәр. Без документлар пакетын җыйдык һәм безне 2021 елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр исемлегенә керттеләр. Һәм менә безнең өчен бәхетле көн җитте, ниһаять, үз йортыбыз булачак, - дип уртаклаштылар Яфизовлар.
Яфизовлар Татарстан Республикасы Чүпрәле районы җитәкчелегенә әлеге финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.
Яшьләрнең сүзләренә караганда, аларны авыл тормышы куркытмый. «Хәтта киресенчә, мин шәһәрдән кире үз районыма яшәргә күчтем. Шәһәр ыгы-зыгысыннан аермалы буларак, авыл тормышы күпкә тыныч һәм уңайлы», - ди гаилә башлыгы Халит Яфизов.
Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сүзләренә караганда, республикада яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә программа тормышка ашырыла.
– Һәр программаның үз сайлап алу критерийлары бар. Программада катнашу өчен барлык шартларны ТР Яшьләр министрлыгы сайтында, Чүпрәле районы Башкарма комитетының Торак бүлеге сайтында яки шәхсән безнең бүлеккә мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь гаиләләргә зур ярдәм күрсәтелә. Яшьләр әлеге программалардан файдалансыннар, туган якларында калсыннар, эшләсеннәр иде, – дип сөйләде Руслан Вильданов.