Төбәк дәүләт хезмәтләрен алганда килеп туган сораулар белән бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы рәвештә билгеләнгән салымнар һәм җыемнар түләргә тиеш. Нәкъ менә салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы булып тора.
Шуны исәпкә алып, 2020 ел ахырында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чаралары Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салымнар, җыемнар һәм мәҗбүри башка түләүләр буенча бурыч булмаган очракта гына күрсәтелә.
Бурычлар турында мәгълүматны социаль түләүләрне гамәлгә ашыручы органнар, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын (СМЭВ) кулланып, салым органнарыннан, конкрет суммалар күрсәтмичә, электрон рәвештә алалар. Хәтта иң минималь сумма да бурыч булып санала.
Бу мөһим! Социаль яклау органнарының салым органнары белән үзара хезмәттәшлеге бары тик электрон рәвештә генә гамәлгә ашырыла, бу органнарга әҗәтләрне кәгазьдә түләү турында белешмә яки квитанцияләр бирү таләп ителми.