Чүпрәледә берьюлы ике өлкән ханым күркәм юбилей даталарын билгеләп үттеләр

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

   Бүген, 10 февраль көнне безнең районда яшәүче берьюлы ике өлкән кеше истәлекле гомер даталарын билгеләп үтә.  Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар, чәчәкләр, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
   Күркәм миссияне район  Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов башкарды. Авыл җирлекләре башлыклары белән бергә алар юбилярларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр, туганнары һәм якыннарының игътибарын, исәнлек  теләделәр.
   Мәсүмә Шәрәфетдин кызы Азмуханова гомер буе Зур Чынлы авылында яши һәм эшли, бүгенге көндә ул Иске Кәкерле авылында яшәүче кызы Зөлфия һәм кияве Абдулла кияве карамагында гомер итә. Ире Әмир белән алар бәхетле тормыш корып, җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бишесе исән. Әниләренә янына еш кына кайтып йөриләр, хәлен белешәләр. 
   Мәсүмә Шәрәфетдин кызы үзе дә җәй көне өенә кайтырга тырыша. Өйдә диварлар да үзеңнеке, ди ул.. 
-Ул безнең өебезнең нуры. Намаз һәм догалар укый, Авырулары да булуга  карамастан, позитив булырга тырыша, безне дә тонуста тота,-ди кияве Абдулла.
   Мәрьямбану Хәсән кызы Вәлиевага бүген Мәсүмә Шәрәфетдин кызына караганда бераз артыграк яшь тулды. Ул 95 яшьлеген билгеләп үтә. Олы яшьтә булуына карамастан, үз  акылында һәм яхшы кәефтә гомер итә. 
   Янәшәсендә аның уң кулы һәм тәрбиячесе- кызы Сиринә апа. Мәрьямбану Хәсән кызы-сугыш ветеранның тол хатыны, аның ире Ибраһим Бөек Ватан сугышында катнашкан. Алар бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, бер баласын  җирләгән, тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчкәнгә озак еллар узган.  
   Гомере буе колхозда эшләгән. «Яшь булсак та, безне өлкәннәр арасына куштылар, иген кырында эшләдек,  азык әзерләүдә дә катнаштык, кышын урман кисәргә йөрдек. Авыр вакыт иде, - дип сөйли балачагы һәм яшүсмер чоры турында озын гомерле ханым.
   Юбилярлар кунакларга килүләре һәм хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, тормышларында һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International