Гидрометеорология үзәге Татарстанда кар һәм буран турында кисәтә

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

   Синоптиклар фаразлавынча, алдагы тәүлектә Татарстан территориясендә көчле буран, җилнең урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе һәм күрү ераклыгының начараюы көтелә. Юлларда бозлавык саклана, кар көртләре һәм кар боткасы булыр дип фаразлана.

   Һава шартларының бозылуына бәйле рәвештә, ТР Дәүләт автоинспекциясе киләсе тәүлектә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә. Трассада калган очракта тиешле тизлек сайларга, кискен һәм уйланмаган маневрлар ясамаска, иминлек каешын эләктерергә кирәк. Балалар автокреслода утырып барырга тиеш. 

   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International