Транспорт чаралары хуҗалары игътибарына

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

   Транспорт салымын түләүчеләр булып Россия Федерациясе законнары нигезендә транспорт чаралары теркәлгән затлар таныла.

   Физик затларның транспорт салымы Россия Федерациясе территориясендә транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнар (алга таба – Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнары) тарафыннан бирелә торган белешмәләр нигезендә салым органнары тарафыннан исәпләнә.

   Салым салу объекты булган транспорт чарасы граңданин эстендә теркәлгәнме юкмы икәнен белер өчен иң гади ысул - Россия Федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында" тикшерү яки "Салымнар ФЛ" мобиль версиясендә карау.

   Әгәр милектә транспорт чарасы кулланылмаса (сатылган яки утильләштерелгән булса), хуҗага транспорт чарасын дәүләт исәбенән алу турында тиешле гариза белән Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Транспорт чарасын теркәү учетыннан төшереп калдырганчы ул салым салу объекты булып торачак, аның буенча ел саен салым исәпләнәчәк.

  Салым түләмәгән очракта салым органнары суд приставлары хезмәте белән берлектә аны түләттерү буенча чаралар күрәчәк.

 Салым буенча бурычларның булуын (булмавын) «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» яки аның «ФЛ салымнары» мобиль версиясендә, Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында яки теләсә кайсы салым инспекциясенә, «Минем документлар» КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп тикшерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International