Салым органнары салым ташламасына хокукы булган һәм бу турыда әлегә кадәр хәбәр итмәгән гражданнарга 2022 елның 1 апреленә кадәр салым органнарына тиешле гариза җибәрергә тәкъдим итә. Бу турыда элек гариза һәм ташламага хокукны раслаучы документлар биргән салым ташламаларыннан файдаланучы гражданнарга салым органына кабаттан гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Салым ташламасына хокукы булган салым түләүчегә билгеләнгән форма буенча салым ташламасын бирү турында гариза белән теләсә нинди уңайлы ысул белән мөрәҗәгать итәргә була: шәхсән теләсә кайсы салым органына яки Күпфункцияле үзәк офисына, почта аша яисә электрон рәвештә Рәсәй Федераль Салым хезмәте сайтында Шәхси кабинет (https://lkfl.nalog.ru/lk/) яисә «Налоги ФЛ» мобиль кушымта аша җибәрергә кирәк. Салым түләүче гаризага ташламага хокукын раслаучы документларны теркәргә тиеш.
Барлык төрдәге милек салымнары буенча салым ташламалары (салым аермасы) исемлеге белән Рәсәй Федераль салым хезмәтенең «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмәи мәгълүмат» интернет-сервис (www.nalog.ru) ярдәмендә танышырга мөмкин.
2021 ел өчен физик затларның милек салымнарын түләү срогы - 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча.