Чүпрәле муниципаль районы Советының унҗиденче утырышы узды. Утырыш эшендә 2021 елга йомгак ясалды һәм агымдагы 2022 елга планнар билгеләнде.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Марат Гафаров озатуында «Чүпрәле» сәнәгать мәйданчыгында булды. Биредә министр узган ел үз производствосын башлаган яңа резидентларның эшчәнлеге белән танышты. Болар: «Исток» сөт кабул итү цехы, якын көннәрдә биредә май, сөт продукцияләре җитештереләчәк. Шулай ук, «Технотрейд» җәмгыяте. Җәмгыять икенчел чималны, ә нәкъ менә кулланышта булган полиэтилен әйберләрне җентекләп эшкәртә, аннан соң ул янә файдалану өчен гранулаларга әйләндерелеп, кулланышка озатыла.
Шулай ук министр «Солнечный круг» производствосында да булды. Җәмгыять сәнәгать мәйданчыгында бинаны ремонтлауны төгәлләп, комплектлаштыру җиһазлары: балалар мәйданчыклары, парклар өчен мафлар, эскәмәяләр, арт-объектлар җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра.
Кунаклар өчен район мәдәният йорты фойесында да җирле эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар продукциясенән бай күргәзмә әзерләнгән иде.
Чүпрәле районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турындагы доклад белән район Советы сессиясендә район башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады.
Район башлыгы һәр юнәлештә башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде һәм район икътисадының нигезе агросәнәгать комплексы булуын билгеләп үтте.
–Район икътисады структурасының 61% авыл хуҗалыгы алып тора. Район хуҗалыкларында 2022 ел уңышы өчен ныклы нигез салынган. 11 мең тоннадан артык сабан культуралары орлыгы салынган. Орлык материалын яңарту өчен 2680 тоннадан артык югары репродукцияле орлык сатып алынды.
Көзге культуралар 8,4 мең гектар мәйданда чәчелгән (бу бөртеклеләрнең 22% ын тәшкил итә). Бу чорда көзге культураларның торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә. 50 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртелде. 2022 ел уңышы өчен ашлама кертү бурычы да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ел саен 3 мең гектардан артык мәйданда әче туфраклы җирләрне известьлау үткәрелә.
Терлекчелек тармагында да ел җиңелләрдән булмады. Үткән ел 23,4 мең тонна сөт җитештерелгән. Район терлекчеләре алдында сөт җитештерүне үстерү төп бурыч булып кала. Шулай ук агымдагы цифрлаштыру елында авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында барлык федераль һәм республика программаларында актив катнашу төп максат итеп куела, - диде Марат Ринат улы крестьян-фермер хуҗалыкларының да эшчәнлеген уңай бәяләп.
Район башлыгы икътисадның нигезе кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә дә бәйле булуын ассызыклады. Бу бизнес вәкилләре тарафыннан район икътисадына керткән өлеш генә түгел, ә яңа эш урыннары булдыру да. Район халыкның өчтән бер өлеше кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында эшли, үзмәшгуль гражданнарны исәпкә алып, бу сан -1947не тәшкил итә. Район территориясендә 373 кече һәм урта бизнес субъекты (2020 елда–356) үз эшчәнлеген алып бара, бу узган елга караганда 17 субъектка күбрәк.
– Эшчәнлегебезнең төп бурычы һәм максаты булып, халык өчен тормыш шартларын уңайлы итү тора һәм шулай булып кала да. Алга таба да Президент, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук җирле бюджет һәм иганәчеләр ярдәменә таянып район авыллары территорияләрен төзекләндерү, юллар ясау, су кертүне төгәлләү, социаль әһәмиятле объектларны капиталь төзекләндерү һ.б, һ.б. күздә тотылачак,-дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Район башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә, район халкына, хезмәт коллективларына, авыл җирлекләре башлыкларына, депутатларга һәм барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.Киләчәктә дә бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып баруга ышаныч белдерде.
ТР Премьер-министры урынбасары- икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, тулаем алганда, Татарстанда башкарылган эшләргә тукталды һәм Чүпрәле районы халкына республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт әйтте.
– Республиканың иминлеге нәтиҗәле икътисадка бәйле. Бүгенге көндә Татарстан Россия күләмендә иң уңышлы төбәкләрнең берсе булып тора. Безнең алда шушы уңышлы үсешне барлык юнәлешләр буенча да саклап калу бурычы тора. Әлбәттә, бу эштә һәр муниципалитеттан актив катнашу таләп ителә. Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында Чүпрәле районы 33 нче урын били. Билгеле, бу нәтиҗәле күрсәткеч. 2020 ел белән чагыштырганда уңай динамика сизелә, шул ук вакытта кулланмаган резервлар да җитәрлек. Моңа аеруча игътибар итәргә һәм бу юнәлештә системалы эш алып барырга кирәк. Авыл хуҗалыгы районы буларак, һава торышының төрле шартларына карамастан, уңай тенденцияне күрү дә куанычлы. Район бу юнәлештә рейтингта 19 нчы урынны алып тора, 2020 ел белән чагыштырганда ул үз урынын дүрт позициягә яхшырткан. Әлбәттә, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, авыл хезмәтчәннәренең һәм биредәге команданың нәтиҗәле эш күрсәткече, - дип билгеләп үтте министр.
Шул ук вакытта Мидхәт Шаһиәхмәтов агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәт хакы күләменә, аларны түләү буенча конкрет чаралар күрелергә кирәклегенә игътибарын юнәлтте.
Ул шулай ук кече һәм урта бизнес өлкәсенә дә уңай бәя бирде. «Районда эшмәкәрләр, үзмәшгульләр саны артуы күзәтелә. Дәүләт ресурсларына таянып, бизнес вәкилләренә булган тиешле ярдәм программаларын кулланып, күп эшләр башкарыла. Әмма болар гына җитми, алга таба бу юнәлештә дә сыйфатлы этәргеч, адым ясарга кирәк. Бу бигрәк тә агросәнәгать паркына килгән резидентларга кагыла. “Чүпрәле” агросәнәгать паркына килгән рездентлар агымдагы елда максималь күләмдә эшләп китсен иде", - дип ассызыклады.
Министр шулай ук эшмәкәрләрне интернет-платформаларда үз продукцияләрен сату мөмкинлеген кулланырга чакырды. Киләчәкнең шуңа бәйле булачагын аңлатты.
Үзенең чыгышы ахырында Мидхәт Шаһиәхмәтов социаль өлкә мәсьәләләренә дә тукталды: яшьләр белән эшләү, спорт, мәгариф, медицина, бүгенге көн шартларында коронавирустан вакцинация һәм ревакциянең ясату мөһимлеген дә билгеләп үтте, агымдагы елда гамәлдә булачак республика программалары турында сөйләде.
–Чүпрәле районы 2021 елда үз алдына куйган бурычларны нәтиҗәле үтәде. 2022 елда да шушы позицияне саклап калу мөһим. Уңышлар һәм исәнлек телим, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Сессия эшендә шулай ук, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, КФХ җитәкчесе Марс Әхмәтов һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев чыгышлары тыңланды.
Чара ахырында үз хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә ия булган чүпрәлеләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.