Чүпрәледә Социалистик Хезмәт Герое Лазар Дергуновны искә алдылар

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

   Бүген Чүпрәле районында Социалистик Хезмәт Герое Дергунов Лазарь Васильевичның 115 еллыгына багышланган митинг узды.

   Лазарь Васильевич Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет Билгесе» ордены һәм СССР медальләре белән бүләкләнгән. Аның якты истәлеге авылдашлары күңелендә яши, ә аның исеме «Татарстан агросәнәгать комплексының хезмәт геройлары китабы»на кертелгән. Чүпрәле районының Геройлар Аллеясында аның бюсты урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International