Бүген күчмә утырышта Чүпрәле районының авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре, яшьләрнең авылдан китүләренең сәбәпләре, районның демографик вәзгыяте, яңа эш башлаучы бизнес вәкилләренә һәм яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.
Анда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров, ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов, “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе” рәисе киңәшчесе Владимир Козанков, ТР «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе директорының эксплуатация буенча урынбасары-автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлау идарәсе башлыгы Зөлфәт Ханмурзин каинашты. Республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә утырыш эшенә онлайн режимында тоташтылар.
Мөһим мәсьәләләр, шулай ук район җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, КФХ башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары һәм яшьләр катнашында да каралды.
Район башлыгы Марат Гафаров, утырышны ачып, бүгенге очрашуның авыл үсешенең иң мөһим моментларын билгеләүгә һәм киләчәктә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте. «Тагын нинди программалар, гамәлдәге ярдәм чараларына нинди өстәмәләр кертергә кирәк? Яшьләр шәһәргә китмәсен өчен нәрсә эшләргә? Бу мәсьәләләр бүген барыбызны да борчый", - диде район башлыгы һәм әлеге юнәлештә уртак эш алып баруга өмет белдерде.
Утырыш, чыннан да, бик ачык килеп чыкты һәм барлык чыгыш ясаучылар да иң борчыган мәсәләләрне җиткерделәр. Проблемаларның да җитәрлек булуы ачыкланды. Бу-торак шартларын яхшырту, түбән хезмәт хакы, нәкъ менә яшьләр алган белгечлек буенча эш урыннары җитмәү, сыйфатлы белем алу һәм сәламәтлек өлкәсендә дәвлаулар, социаль инфраструктура белән тәэмин итү һәм башкалар.
Шул ук вакытта, күп кенә республика программаларын гамәлгә ашыруга карамастан, авыл хуҗалыгында, кече һәм урта бизнесны үстерү юнәлешендә дә кадрлар җитмәве әйтелде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов демография, сәламәтлек өлкәсендәге мәсьәләләргә тукталды. Ул гаилә институтын ныгыту, гаилә кыйммәтләрен саклау, ана булу һәм аның абруен күтәрү юнәлешендә Чүпрәле районында ЗАГС өчен аерым урын-бина булдыру кирәклеген искәртте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов һәм КФХ җитәкчесе Равил Бикчуров җәмгыятнең төп халыкны туендыру вазифасын башкарган авыл кешесенең хезмәте җиңел түгеллеген ассызыкладылар. Мондый кешеләр җәмгыятьтә аерым хөрмәткә лаек булырга тиеш диделәр. Аларга өстәмә чаралар, ташламалар каралырга кирәклеген әйттеләр. Тәлгать Халитов авыл хуҗалыгындагы яшь белгечләргә торак, хезмәт хакына өстәмә ярдәмнәр кирәк, дип тәкъдим итсә, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Бикчуров бәяләр артуына борчылуын белдерде. «Без техника, электр энергиясе, ягулык, минераль ашламаларга бәяләрнең кискен артуы шартларында эшләргә мәҗбүр, бу безне бик борчый. Бәяләр арта, шул ук вакытта кирәкле кадрлар да юк, 5 елдан соң авыл хуҗалыгы белән ни булыр? » ,- дип ассызыклады ул.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илмир Измайлов эшмәкәрләр, бигрәк тә яшь эшкуарлар, шулай ук Агропромпарк резидентларын борчыган проблемалар турында сөйләде. Ул агросәнәгать паркы һәм резидентларына федераль әһәмияткә ия булган ярдәм чараларын карау мәсьәләсен күтәрде. Чүпрәле районы белән күрше Ульяновск өлкәсен генә алыйк, анда бизнес вәкилләре өчен тәкъдимнәр бездәгегә караганда отышлырак, шуңа да күпчелек эшмәкәрләр үз эшен анда башлауны кулай күрә.
Боларның барысына да өстәмә итеп, район башлыгы Марат Гафаров үсеп килүче яшь буында кече Ватанга, хезмәткә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен тәрбияләү юнәлешендәге максатчан комплекслы проектлар гамәлгә ашыру кирәклеген билгеләде.
ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Сергей Есенинның: “Авылда сыер юк икән, авыл юк. Авыл юк икән Россия юк”, дигән сүзләрен искә төшереп, “Авыл булса, барысы да бар”, диде. –Без булган олуг байлыгыбызны сакларга һәм якларга тиеш. Шул ук вакытта яшәү шартларын тагын да яхшырак итү өчен үз фикереңне белдерергә кирәк»,- диде ул.
Утырыш эшенә йомгак ясап, катнашучылар барлык яңгыраган сораулар һәм тәкъдимнәрнең Татарстан Республикасының 4 зонасында узачак семинарларының көн тәртибенә кертеләчәген билгеләп үттеләр. Безнең зонада утырыш Буа районында узачак.