Коронавирустан саклану чараларын үтәргә кирәк. Иң мөһиме – кулларыгыз чиста булсын, аларны сабынлап суда еш юып торыгыз яки дезинфекцияләү әйберләрен кулланыгыз.
Юылмаган куллар белән авызга, борынга яки күзгә кагылмагыз. Теләсә нинди хәлләрдә кулларны чистарту өчен, үзегез белән кулларны дезинфекцияләү әйберләрен йөртегез.
Ашар алдыннан кулларны юыгыз. Кешеләр күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында аеруча да сак булыгыз.
Мондый урыннарда булганда өслекләргә һәм әйберләргә, битегезгә мөмкин кадәр кагылмаска тырышыгыз.
Үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган салфетка йөртегез һәм йөткергәндә, төчкергәндә һәрвакытта борынны, авызны томалагыз, һәм файдаланганнан соң аларны һичшиксез юк итегез.
Уртак төргәкләрдән (чикләвекләр, чипсылар, печенье) яки савыт-сабадан ризыкларны, әгәр аңарга башка кешеләр үзләренең куллары белән кагылган булса, ашамагыз. Эпидемиология күренешләре тотрыкланганчы, кул бирешеп күрешмәгез, үбешмәгез.
Эштә үзегез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны (компьютер клавиатурасы, уртак файдаланудагы оргтехника панельләре, смартфон экраны, пультлар, ишек тоткалары һәм саплары) даими чистартыгыз.
Кешеләр күмәк булган урыннарда яки транспортта чакта, кискен сулыш юллары вирусы (бизгәк, томау, йөткерү, борын тыгылу) билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кергән вакытта битлек кулланыгыз.
Өйдә нәрсә эшләргә була?
Гаиләдә һәркемнең үз сөлгесе барлыгына инаныгыз, теш щеткаларын һәм башка шәхси гигиена әйберләрен уртак кулланырга ярамаганлыгын исләренә төшерегез. Бинаны ешрак җилләтегез. Сәламәт булыгыз!