Спорт белән шөгыльләнүдән салым кайтару хокукы турында закон кабул ителде

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

   Документта НДФЛ буенча салым базасын билгеләгәндә гражданин, оешма яки шәхси эшмәкәр күрсәткән физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен түләгән акчадан салым кайтара ала диелгән.

   Салымны 18 яшькәчә балалар өчен дә алырга мөмкин. Оешма һәм шәхси эшмәкәр өчен физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү төп эшчәнлек булырга тиеш.

   Салым акчасы чыгымнар күләмендә биреләчәк, әмма башка социаль салым түләүләре белән бергә бер елга 120 мең сумнан артык булмаячак. Ягъни гражданин бер елда 15 600 сум чамасы салым акчасын кайтара ала.

   Салым акчасын кайтару мөмкин булган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре исемлеген хөкүмәт билгеләячәк. Салым акчасын кайтару мөмкин булган компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр исемлеген ел саен 1 декабрьгә кадәр хөкүмәт раслаган тәртип буенча Спорт министрлыгы төзиячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International