29 гыйнварда «Ак Барс» боз сараенда Татарстан Республикасының Чүпрәле, Кайбыч, Буа районнары җыелма командалары арасында Илдар Хәлиуллов истәлегенә хоккей буенча традицион ачык турнир узды. Төп трофей өчен шулай ук Городище авылының хоккей командасы да көрәште.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров команданы җылы сәламләде, аларга уңышлы, гадел, матур уен, компромиссыз көрәш һәм якты җиңүләр теләде.
Илдар Халиловның улы Тимур Хәлиуллов чыгыш ясап, барлык спорт сөючеләргә рәхмәт белдерде һәм командага уңышлы уен теләде.
Киеренке көрәштә Чүпрәле җыелма командасы - өченче, Городище командасы - икенче урынны алды. Ә Кайбыч районы командасы беренче урынны яулады һәм Илдар Хәлиуллов истәлегенә турнирның күчмә Кубогын яулады.
Шулай ук турнирның баш судьясы һәм аның ярдәмчесе акчалата премия белән бүләкләнде. Уенның спонсоры Тимур Хәлиуллов булды.