Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 26 гыйнварындагы 2 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының уналтынчы утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2018 елның 30 мартындагы 26/1 номерлы «даими нигездә муниципаль вазыйфа биләүче затларга, контроль-хисап органы рәисенә акчалата бүләкләүләр, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмнәрен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
2) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү турында.
3) Төрле.
Район Советы утырышы 2022 елның 3 февралендә 11:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.