2021 ел өчен оешмалар милкенә салым буенча декларация кампаниясе башланды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

  2021 елның салым чоры нәтиҗәләре буенча оешмалар милкенә салым буенча декларацияләр салым түләүчеләр-оешмалар тарафыннан 2022 елның 30 мартыннан да соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

   Декларация Россия Федераль салым хезмәтенең 18.06.20021 ел, № ЕД-7-21/574 боерыгы белән расланган форма буенча тапшырыла. Анда «Сириус»федераль территориясендә урнашкан салым салу объектларына карата исәп-хисап ясау мөмкинлеге исәпкә алынды.

  Әгәр салым түләүче үзенә караган күчемсез милек объектлары урнашкан урын буенча берничә салым органында исәптә торса, салым базасы РФ субъекты территориясендә аларның уртача еллык хакы буларак билгеләнә, ул әлеге объектларга карата бер генә декларация тапшырырга хокуклы.

   Моның өчен ул Россия Федераль салым хезмәте идарәсенә тиешле РФ субъекты буенча хәбәр итә ала. Хәбәрнамә салым декларациясен тапшыруның күрсәтелгән гадиләштерелгән тәртибе кулланыла торган елның 1 мартына кадәр ел саен билгеләнгән форма буенча тапшырыла. Ул 30 көн дәвамында карала. Гаризаны карау өчен кирәкле мәгълүматлар булмауга бәйле рәвештә сорау җибәргәндә, салым органы, салым түләүчегә хәбәр итеп, карау вакытын 30 көннән дә артык озайтырга хокуклы.

   Күрсәтелгән тәртип РФ субъекты законы белән Оешмалар милкенә салымнан җирле бюджетларга күчерүләр нормативлары билгеләнсә дә кулланылмый.

   Декларацияне тапшыруның каралучы тәртибен куллануга комачаулаучы нигезләрне ачыклаганда, РФ субъекты буенча салым органы бу хакта салым түләүчегә хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International