Чек бирелмәгән очракта әйбер сатып алырга ашыкмагыз!

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

    2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Сатучы чек бирмәсә, димәк, законны боза (салымнардан качып яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә) дигән сүз.
    Чек - сатып алуның дәлиле, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яки товарны кире кайтару өчен кирәк. 

    Касса чегы алгач, сатып алучы «Федераль салым хезмәтенең чекларын тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә исәп-хисап турындагы мәгълүматның салым хезмәтенә тапшырылуын тикшерергә мөмкин. Бу кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, сатучының легальлеген һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International