Бүген, 2022 елның 20 гыйнварында, Югары Каракитә авылында яшәүче хөрмәтле Азизова Наҗия Мөхәммәтвәли кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны шушы олуг бәйрәме белән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалетдинов, туганнары һәм якыннары котлады. Кунаклар Президенты исеменнән котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр.
Наҗия Мөхәммәтвәли кызы гомере буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Тормыш иптәше, РСФСРның атказанган укытучысы Зәки Азизов белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, улын югалту хәсрәтен күрергә, кызы һәм ирен җирләргә туры килә аңа.
Бүген юбиляр үз йортында ялгызы гына яши. Иске Чүпрәле авылыннан кызлары Наилә һәм Әлфия гаиләләре, балалары белән һәрвакыт аның янына килеп торалар. Ул аларга шундый җылы игътибарлары өчен бик рәхмәтле.