19 гыйнварда көннең беренче яртысында Зур Аксу һәм Чуаш Бизнәсе авылларында, көннең икенче яртысында Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлегендә гражданнар җыеннары узды. Анда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, әлеге җирлекләрдә яшәүчеләр катнашты.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов һәм Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров чыгыш ясадылар. Алар үз чыгышларында җирлекләрне төзекләндерүгә, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларның үтәлеше турында сөйләделәр.
Авыл җирлекләре башлыклары билгеләп үткәнчә, һәр авылда үзмәшгульләр саны арта. Президент программасы буенча үз эшен ачарга яки үзмәшгуль булырга теләүчеләргә дәүләт тарафыннан матди ярдәм күрсәтелә.
Шул ук вакытта авылларда халыкның кимүе дә күзәтелә. Мәсәлән, 2021 елда Зур Аксу авылында бер генә бала да тумаган, ә 14 кеше үлгән. Ә Чуаш Бизнәсе авылында ике бала туган, 6 кеше вафат булган. Зур Аксу авылында бүгенге көндә 702 кеше, Чуаш Бизнәсе авылында 454 кеше яши.
Чуаш Чүпрәлесе авылында 955, Хайбулдинода 126 кеше, Кушкувак авылында 1 кеше исәпләнә. Һәр авылда, Кушкувак авылыннан тыш, кибетләр, ФАПлар, мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары эшли.
Һәр авыл халкы җыенында район башлыгы Марат Гафаров очрашуга йомгак ясады һәм халык сорауларына җавап бирде. Ул авыл җирлекләре башлыкларының эшен уңай бәяләде. Кызганычка каршы, барлык проблемаларны да бер сәгать эчендә хәл итеп булмый. Әмма, район башлыгы ышандырганча, җирле хакимият, гражданнарның фикерен исәпкә алып, оешмаларның һәм, әлбәттә инде, халыкның үзләренең ярдәме белән, алга таба да эшне дәвам итәчәк.