Ел башында була торган “Халык җыеннарын” быел да Яңа Элмәле авылы башлап җибәрде.
Район үзәгеннән барлык төр служба җитәкчеләре килеп, җыелыш башланганчы, халыкны кабул итә, аларның шәхси сорауларына җавап бирә.
Очрашуларның төп өлешендә исә авыл җирлеге башлыгының еллык хисабы тыңлана, шунда ук авыл хуҗалыгы ширкәте вәкиле чыгыш ясый. Һәм иң соңыннан сүз район җитәкчесенә бирелә.
Бүген халыкны сөткә бәяләрнең төрле булуы кызыксындырды. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин әлеге сорауга җавап биреп, хакимият белән сөт кабул итүчеләр арасындагы килешүчәнлеккә нигезләнеп “Исток” кооперативында, квартал саен, бер литр сөткә 1 сум өстәп түләячәкләре турында белдерде.