Республикада көчле җил һәм буран көтелә

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

   Синоптиклар фаразлавынча, 19 гыйнвар төнлә һәм көндез республика территориясендә кар, буран, көчле җил, ә юлларда бозлавык һәм карт көртләре булуы көтелә.

   Шул сәбәпле Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрнең исләренә төшерә:

   Начар һава шартларында максималь рөхсәт ителгән түгел, ә куркынычсыз тизлекне сайларга кирәк. Шулай ук куркыныч маневрлар ясаудан, әйтик, каршы як полосага чыгудан тыелу сорала.

   Автомобиль салонындагыларның барысы да куркынычсызлык каешларын эләктергән, ә балалар автокреслода булырга тиеш. Җиде яшькә кадәрге балаларны бары тик арткы рәткә генә утыртырга ярый, унике яшькә кадәргеләрне алгы рәткә утыртырга да мөмкин.

   Җәяүлеләр начар һава шартларында гаять игътибарлы һәм сак булырга тиешләр. Юл аша бары тик зебрада гына һәм светофорның яшел уты янганда гына чыгарга мөмкин. Караңгы вакытта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы кирәк. 

   Ниндидер бәлага очрасагыз, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
    ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International