Кече Чынлы авылында яшәүче Сәхау Фәхретдинов: "Күп эшләдек, шуңа күрә озак яшибез"

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Бүген, 2022 елның 13 гыйнварында Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче Сахау Садретдин улы Фәхретдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны юбилее белән котларга Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов килделәр.

    Тантаналы шартларда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар. Бик күп җылы теләкләр әйтелде, бигрәк тә озак елларга җитәрлек сәламәтлек һәм иминлек.

    Сәхау Садретдин улы күп балалы гаиләдә туа. Олы абыйларын фронтка алалар. Кызганычка каршы, аларның берсе Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә бер көн кала  һәлак була. Моңа кадәр ул туганнарына тиздән өйгә кайтабыз, дип хат юллый.

    Ул чорда кырда көн-төн эшләргә туры килә аларга. Сугыштан соң да Сәхау абый колхозда эшли һәм лаеклы ялга да шуннан чыга.

    Тормыш иптәше Кәүсәрия апа белән 60 елдан артык бергә гомер иткәннәр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бала кайгысын күрәләр: икесен җирлиләр. Бүгенге көндә икәү генә яшиләр. Бәхеткә, күршедә уллары Наил гаиләсе белән яши. Көн саен хәл белешмичә тормыйлар. Калганнары да: балалары, оныклары үзләренең балалары белән ял, бәйрәмнәргә кайтып йөриләр.

    -Гомер буе эшләдек, җиңел тормыш эзләмәдек, шуңа да озак яшибез, - ди шаяртып Сахау Садретдинович. Юбиляр кунакларга визитлары һәм хөрмәт белдергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International