«Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителде

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

   "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

   Конкурс 2 этапта үткәрелә, аның кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәнең 2021 елдагы эше бәяләнә.

   I Муниципаль этап - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2022 елның 17 гыйнварыннан 28 гыйнварына кадәр.

  II этап - республика этабы - конкурс үткәрү буенча Конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2022 елның 7-18 феврале.

  Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһәре, Батурин ур., 7а йорт, каб. 140

  Кабул итү вакыты: 9.00 дән 18.00 гә кадәр.

  Почта адресы: 420111, Казан шәһәре, Батурин ур., 7а йорты.

  Электрон адрес: Mustafin.Dinar@tatar.ru

Элемтә өчен телефоннар:

Столяров Сергей Николаевич 8(843) 293-60-24

Мостафин Динар Данилович 8 (843) 292-22-10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International