Туманова Ольга Николаевнаны 95 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов килделәр. Кунаклар РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау һәм район башлыгы М.Р. Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек теләп, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Ольга Николаевна 1927 елда Чуаш Бизнәсе авылында туа һәм гомере буе шунда яши. Гаиләдә алар өч кыз була, иң өлкәне Оля. Аңа 9 яшь булганда, әтисез кала, ә сугыш башланганда, әнисен окоп казырга алалар. Гаиләдә бөтен җаваплылык шушы кызчыкның җилкәсенә төшә.
Гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Гаилә корырга насыйп булмаган аңа.
Ун ел элек Оля апа аягын сындыра, аны социаль хезмәткәр карый. Кызганычка каршы, бүген дә эле ул йөри алмый. Хәзерге вакытта юбиляр Иске Чүпрәледә кече сеңлесе Вера Кутюмова тәрбиясендә яши.