Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Максим Топилин районда эш визиты белән булды. Максим Анатольевич Россия парламентына Татарстан Республикасыннан тәкъдим ителде һәм Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт комитетын җитәкли.
Депутатның эш визиты Чүпрәле районы тарихы белән танышудан башланды. Район башлыгы Марат Гафаров озатуында ул туган якны өйрәнү музеенда булды. Аннан мәдәният йортында район активы –оешма һәм предприятие, авыл хуҗалыгы оешмалары, КФХ җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Шунда ук бизнес вәкилләре, үзмәшгуль гражданнар белән очрашу оештырылды.
Очрашуны ачып, Марат Гафаров районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. “Күп кенә проблемалар хәл ителә, әмма һәр яңа көн үз көчебез белән генә җиңеп була алмаган яңа бурычлар куя”, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә чүпрәлеләр үз сайлаучысына зур өметләр баглавын һәм киләчәктә тыгыз эшчәнлеккә ышаныч белдерүен ассызыкады.
Очрашу барышында КФХ башлыгы Равил Бикчуров Чүпрәле районының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Чүпрәле районы фермер хуҗалыклары тотрыклы үсеш алып бара, әмма фермерларны борчыган проблемалар да шактый булганлыгын әйтеп үтте. Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы юнәлешендә бәяләрнең артуы, шулай ук кадрлар кытлыгы.
Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров та үз чыгышында шулай ук авыл халкының тормыш шартларын яхшыртуда төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге милли проектларның бәһасез роль уйнавын әйтте. Шулай да җирлекләрдә чишелмәгән мәсьәләләрнең, эшлисе эшләрнең дә булуын билгеләде. Аеруча җирлек башлыгы хуҗасыз этләргә карата закон нигезендә тиешле карарлар кабул итүдә ярдәм сорады, этләр тарафыннан җирлекләрдә яшәүчеләргә куркыныч тудырылуына мисаллар китерде.
Эшмәкәрләр дә депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Бизнес вәкилләре исеменнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Чүпрәле районындагы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкиле Данис Айнуллов чыгыш ясады. Ул яңа эш башлаучы бизнес вәкилләренә, бигрәк тә сәнәгать мәйданчыгы резидентларына федераль ярдәм күрсәтүдә теләктәшлек итүне сорады.
Аннары кунакның визиты «Чүпрәле» сәнәгать мәйданчыгында дәвам итте. Биредә РФ Дәүләт Думасы депутаты сөт кабул итү пунктының, “Формпласт” җәмгыятенең, шулай ук икенчел чималны утильләштерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче “Технотред” оешмасының эшчәнлеге белән танышты.
Эш сәфәре гражданнарны кабул итү белән төгәлләнде. Район халкыннан кергән мөрәҗәгатьләр юлларны ремонтлауга, район территориясендә үзәкләштерелгән канализация үткәрүгә кагылышлы иҗтимагый-социаль юнәлештә иде.
– Безнең төп бурыч – халкыбызның тормышын яхшырту өчен уртак көчләрне берләштерү, өстенлекле бурычларны билгеләү, якын киләчәктә районның үсеш стратегиясен күзаллау. Бу юнәлештә һәръяклап ярдәм итәргә, хезмәттәшлек итәргә әзермен, - дип билгеләп үтте Максим Топилин, районнан алган тәэсирләре белән уртаклашып.