Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм аның урынбасары Ярухин Алексей Апас районындагы Урта Балтай участок хастаханәсендә булдылар. Бу хакта "Апас-информ"басмасы яза.
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин озатуында алар районара гериатриа бүлегенең эше белән таныштылар, бүлек пациентлары белән аралаштылар, аларның хәле белән кызыксындылар.
Басма әлеге койкаларда якын-тирә районнарда (Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы) өлкән яшьтәге пациентларга комплекслы дәвалана алачаклар, дип билгеләп үтә.