4 гыйнварда район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә узган утырышта янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә чаралар куллану кирәклеге турында фикер алыштылар.
Утырышта 114 номерлы янгын часте җитәкчесе Роман Колпаков һәм «Кайгырту» үзәге җитәкчесе Илгизәр Вафин доклады тыңланды.
Авыл җирлекләре башлыкларына һәм тиешле территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы башка вазифаи затларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә районда яшәүчеләр арасында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш алып бару буенча рейдлар үткәрү, шулай ук халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату максатыннан йортларны карап чыгу турында карар кабул ителде. Аеруча күпбалалы, матди яктан якланмаган гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәрне күз уңында тотарга кирәклеге әйтелде.