Марат Гафаров күп балалы Савлюковлар гаиләсендәге балаларның Яңа ел хыялын башкарды

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

    Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче күп балалы Савлюковлар гаиләсендәге балаларның Яңа ел хыялын башкарды.

    Исегезгә төшерәбез, "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды.

    Әлеге акция Яңа ел алдыннан үткәрелде. Барлык җитәкчеләр дә аңа кушылды һәм күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балаларның хыялларын тормышка ашырды.

    31 декабрьдә, Яңа ел алдыннан, Марат Гафаров Савлюковлар гаиләсендә булды һәм аларга озак көтелгән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International