Хөрмәтле чүпрәлеләр, районыбыз кунаклары!
Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм – Яңа ел якынлаша. Ә Яңа ел – узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау да, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау да. Узып баручы ел нәтиҗәләренә күз салсак, куанырлык уңышларыбыз бар!
Кадерле дуслар! Районыбызның барлык казанышлары – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм һәм Яңа ел бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Яңа 2022 ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2022 ел яңа бәхетләр белән килсен.
Яңа ел мөбәрак булсын!
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров