"Җылы йорт" приютында Яңа ел бәйрәме үтте

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

   Яңа ел - чын могҗизалар вакыты. Бу көннәрдә балалар аерым игътибарга лаек. Кызганычка каршы, барлык малайлар һәм кызларга да якын кешеләреннән - әти-әниләреннән бүләк алырга насыйп итмәгән. Шулай да, аларга башка кешеләр үзләренең җылылыгын һәм мәхәббәтен кызганмый.

   29 декабрь көнне «Җылы йорт» приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырылды. Балаларны котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, район халкын социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Йосыпова һәм, әлбәттә, әкият геройлары – Энҗе Җәлалова җитәкчелегендәге «Яшь журналистлар» түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар килгән иде.
   - Безнең приютта 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 30 бала яши һәм алар бирегә республикабызның төрле почмакларыннан килгән, – дип сөйли приют директоры Рәмзия Хәйруллина. - Әлбәттә, алар үз гаиләләрен һәм өйләрен сагынып яшиләр, шул ук вакытта барлык балалар да Яңа ел бәйрәмен көтәләр.

   Бәйрәм вакытында балалар өчен социаль приют йорты - ул, барыннан да элек, зур тату гаилә икәнлеген исбатлады. Алар шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә биеделәр, уйнадылар. Кыш Бабай биргән бүләкләр белән сыйландылар. 

   Приютта бәйрәм рухы хөкем сөрде. Ә тамаша ахырында аларны сюрприз көтә иде - Марат Гафаров барысына да Яңа ел бүләкләре таратты. .
   - Могҗизаларга һәм алда сезнең өчен мөмкинлекләр чиксез булуына ышаныгыз. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә, - диде район Башлыгы, аларны Яңа ел белән котлап.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International