Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авыл җирлеге иң төзек торак пункты титулын яулады

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

    Алешкин-Саплык авыл җирлеге (җирлек башлыгы Петр Артемьев) «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында җиңүче булды һәм III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

    Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин имзалаган Дипломны район башлыгы Марат Гафаров тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген, 29 декабрьдә, Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышында узды. 

    Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, бу-Татарстанда 500 авыл җирлеге арасында бик зур казаныш һәм алга таба да уңышлы эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International