Бүген, 29 декабрьдә дүртенче чакырылыш Чүпрәле районы Советының унбишенче утырышы булды.
Утырышны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ачты һәм алып барды.
Узып баручы елның соңгы утырышында "Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында"гы мәсьәлә каралды.
Бу мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Илдар Рәкыйпов чыгыш ясады. Депутатлар 2022 елга район бюджетын бертавыштан хуплады.
Район башлыгы Марат Гафаров депутатларга 2021 елда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм 2022 елда да уңышлы эшчәнлек теләде.
Шулай ук Марат Гафаров район прокуроры Илдар Маликовка күп кенә мәсьәләләр буенча үз вакытында үзгәрешләр кертүдә хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәт белдерде.
-Агымдагы елда район Советының 11 утырышы үткәрелде, анда 60тан артык мәсьәлә каралды.Күпчелеге аның проблемалы булды, әмма шулай да тиешле карарлар кабул ителде. Киләсе ел шулай ук бик тыгыз булачак. Уртак көч белән без күп нәрсәгә ирешә алачакбыз,- дип билгеләп үтте Марат Ринатович.