«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы 2021 елда алтынчы тапкыр үткәрелде.
Конкурсның оештыручылары - Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары.
Бөтенроссия конкурсының төбәк һәм муниципаль этапларында 2021 елда 3000гә якын гаилә катнашты. Бөтенроссия конкурсын оештыру комитетына Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 366 гариза килгән.
Оештыру комитеты карары белән Бөтенроссия конкурсында җиңүче итеп 85 гаилә табылган. Шулар арасанда:
- "Күп балалы гаилә " номинациясендә - 17 гаилә;
- "Яшь гаилә" номинациясендә - 17 гаилә;
- "Авыл гаиләсе" номинациясендә - 21 гаилә;
- "Россиянең алтын гаиләсе" номинациясендә - 14 гаилә;
- "Гаилә - традицияләрне саклаучы" номинациясендә - 16 гаилә.
Чүпрәле районы Үби авылыннан Куракиннар гаиләсе «Ул гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңү яулады.
Наталья һәм Александр Куракиннарның искиткеч гаиләсен чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз! Бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телибез!