Илдар Гыйльметдинов район үзәк хастаханәсендә һәм «Җылы йорт» приютында булды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

   VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов Чүпрәле районына эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Марат Гафаров белән берлектә Чүпрәле үзәк хастаханәсендә булды.

   Илдар Ирек улы биредә медиклар белән очрашты. Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм катлаулы санитар-эпидемиологик ситуациядә уңышлы эшләүләре өчен барысына да рәхмәтен белдерде, сәламәтлек, авыр эшләрендә уңышлар теләде. Хастаханәгә бәйрәм хөрмәтенә пульсометрлар, азык-төлек җыелмалары, тәм-томнар һәм тортлар тапшырды.

  Баш табиб Илмас Шиһабетдинов бүген хастаханәгә бик кирәк булган пульсометрлар һәм башка тәм-томнар өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    Илдар Гыйльметдинов шулай ук "Җылы йорт" социаль приютында да булды. РФ Дәүләт Советы депутаты приютка өстәл уеннары, шашка уеннары бүләк итте. Шулай ук ул приют ихтыяҗлары өчен көнкүреш химиясе чараларын тапшырды.

   Исегезгә төшерәбез, «Җылы йорт» приютында тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел чыршысы 2021 елның 29 декабрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International