Район мәдәният йортында балалар өчен район Башлыгының традицион Яңа ел чыршысы узды. Әлеге чарага уку отличниклары, төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләр, халыкара, Бөтенроссия, республика конкурсларында, спорт ярышларында призлы урыннар яулаучылар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балалар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр чакырылган иде.
Балаларны Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләргә РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов та килгән иде.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм Илдар Гыйльметдинов балаларны якынлашып килүче 2022 ел белән котладылар, аларга сәламәтлек, тормышларында, укуда һәм спортта уңышлар, яңа елда барлык теләкләренең тормышка ашуын теләделәр.
Балалар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Яңа ел программасы балаларның күңеленә хуш килде: алар шат авазлар белән әкият геройларын каршы алдылар, аларга кул чаптылар һәм төрле биремнәрне үтәргә булыштылар, биеделәр, җырладылар, яраткан шигырьләрен укыдылар, күп кенә башваткычларны, биремнәрне чиштеләр.